news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан авылларында яшәүчеләр үз хуҗалыкларын үстерү өчен кредит алуны дәвам итә

Кредитларны шәхси һәм крестьян–фермер хуҗалыклары рәсмиләштерә

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда агымдагы ел башыннан алып шәхси ярдәмче хуҗалык һәм крестьян–фермер хуҗалыкларына 20,9 миллион сумлык 107 кредит бирелгән. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Нурлат районының шәхси һәм крестьян–фермер хуҗалыклары 2,2 миллион сумлык 11 кредит алган. Аксубай районында кредитлар – 9 (1,3 миллион сум), Мөслим районында – 7 (2,6 миллион сум), Арча районында 8 (1 миллион сум) хуҗалыкка бирелгән.
Шуның белән бергә, Баулы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Яңа Чишмә һәм Татарстанның башка районнарында ел башынннан алып шәхси ярдәмче хуҗалык һәм крестьян–фермер хуҗалыкларына бер кредит та бирелмәгән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы белгечләре фикеренчә, әлеге районнарның җирле хакимият органнары авыл халкын үз хуҗалыкларын киңәйтү белән кызыксындырмый, күрәсең. Бу исә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә тискәре чагылыш таба.

news_right_1
news_right_2
news_bot