news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авылларында ялгыз кешеләргә бакча казырга һәм мунча ягарга ярдәм итәләр

Бүгенгә бөтен Россия буенча 288 меңнән артык кеше адреслы ярдәм алган.

Татарстан авылларында ялгыз кешеләргә бакча казырга һәм мунча ягарга ярдәм итәләр
tatarstan.er.ru

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе республика бүлегенең волонтерлык үзәге ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең киң даирәсен колачлады. Авылда ялгыз яшәүчеләргә дару, азык-төлек, сканворд газеталары сатып алырга, бакча казырга һәм хәтта мунча ягарга да ярдәм итәләр. Бу хакта партия сайтында хәбәр ителә.

Үзәк хезмәткәрләренә Татарстанда яшәүче барлык кеше шалтырата алырлык өстәмә номер кертергә туры килде, чөнки кайнар линиягә мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Шалтыратучылар арасында ялгыз әниләр дә, пенсионерлар да, инвалид кешеләр дә бар. Аларның үтенечләре оператив рәвештә эшкәртелә.

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова гаризаларның өлкән яшьтәге кешеләрдән генә түгел, авыр хәлдә калган татарстанлылардан да кабул ителүен сөйләде.

Шулай ук волонтерлык үзәгендә республика халкы сорауларына җавап бирергә ярдәм итүче депутатлар, юристлар, төрле хезмәтләр белгечләре бушлай эшли. Татарстанлыларга социаль темалардан алып психологик темаларга кадәр консультация бирәләр. Еш кына волонтерларга психологлар сыйфатында да эшләргә туры килә — өлкән яшьтәге кешеләр аралашуга аеруча мохтаҗ.

Кайнар линия телефоннарында барлык дәрәҗәдәге депутатлар кизү тора. Моннан тыш, алар online режимында кабул итүләр үткәрә. «Безгә еш шалтыраталар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтәләр», — дип уртаклашты Светлана Захарова.

Бүгенге көндә бөтен Россия буенча 288 меңнән артык кеше адреслы ярдәм алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100