news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан авылларында 53 модульле кибет барлыкка киләчәк

Проект “Авыл кибете” максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырыла

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан авылларында модульле кибетләр барлыкка киләчәк. Иңе 7 метр, буе 7,3 метр, биеклеге 3 метр булган әлеге биналар “Авыл кибете” максатчан программасы кысаларында төзеләчәк.

Бу хакта бүген Татарстан кулланучылар берлеге утырышында мәгълүм булды. Чара берлекнең 2016 елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясауга багышланган иде.

Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов хәбәр итүенчә, 100 һәм аннан да күбрәк йорт исәпләнгән авыл җирлекләрендә барлыгы 53 шундый кибет булдыру күздә тотыла.

Киләчәктә исә мондый кибетләр 75 һәм 50 йортлы авылларда да төзелер дип планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, республиканың 507 җирлегенә “күчмә” кибетләр хезмәт күрсәтә. Ихтыяҗ булган барлык авылларда да сату итәр өчен район куланучылар кооперативларына тагын 57 автокибет таләп ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot