news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан авылларга табиблар җәлеп итү өчен федераль бюджет акчалары алачак

Татарстан һәм тагын 17 төбәк авылларга медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү өчен федераль бюджет акчалары алачак. 303 миллион сум акча бүлеп бирү турындагы боерыкны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Акчалар «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары кысаларында компенсация түләүләренә юнәлтеләчәк. Бу программаларда катнашучы белгечләр авыл җирлекләренә эшкә килгән өчен 500 мең сумнан алып 2 миллион сумга кадәр компенсация түләүләре ала.

«Бу авыл җирлекләре, кече шәһәрләр һәм ерак торак пунктларның сәламәтлек саклау оешмаларына якынча 500 белгечне – табибларны, фельдшерларны, шәфкать туташларын, акушерларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге территорияләрдә яшәүчеләр өчен медицина ярдәменең сыйфаты артачак», – дип билгеләп үтте Мишустин.

news_right_1
news_right_2
news_bot