news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авылларда юллар төзүгә федераль бюджеттан 578,7 миллион сум субсидия ала

2017 елда Россия авылларында юллар төзү-төзекләндерүгә 54 төбәк арасында 8,3 миллиард сум субсидия акчалары бүленәчәк.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев 2017 елда төбәкләрдә авыл территорияләрен үстерүгә һәм юллар төзү-төзекләндерүгә федераль бюджеттан субсидияләр бирү турындагы карарларга кул куйды, дип хәбәр итә ТАСС.

Әйтик, 2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен үстерү федераль максатчан программасы кысаларында, 2017 елда төбәкләр арасында барлыгы 6,8 миллиард сум акча бүленәчәк. Алар торак шартларын яхшырту (3,4 миллиард сум), инфраструктураны төзекләндерү (3,2 миллиард сум), җирле халыкның инициативаларына грантлар бирү (76,5 миллион сум) кебек максатларга тотылачак. Быел иң зур күләмдәге субсидияләр Якутия (247 миллион сум), Башкортстан (244,5 миллион сум), Дагыстан (238 миллион сум) өлешенә туры килә.

Шулай ук авылларда иҗтимагый әһәмияткә ия объектларга, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү объектларына юллар төзү-төзекләндерүгә 2017 елда 54 төбәк арасында федераль бюджеттан 8,3 миллиард сум бүленәчәк. Иң зур күләмдәге субсидияләрне Башкортстан (634,1 миллион сум), Татарстан (578,7 миллион сум, Удмуртия (520,7 миллион сум) алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100