Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан авыл хуҗалыгын үстерүнең яңа программасы хезмәт хакларын арттыруга юнәлдерелгән
Татарстан Министрлар Кабинеты 2030 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерүнең яңартылган программасын раслады. Ул җитештерүне үстерүгә, заманча технологияләр кертүгә, цифрлаштыруга һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыруга юнәлдерелгән. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Программа тармакның төп проблемаларын хәл итәргә тиеш: эшкәртү куәтләренең җитмәве, чит ил орлык материалына һәм нәсел продукциясенә бәйлелек, продукциягә һәм ресурсларга бәяләр тирбәлеше, биологик куркынычлар, сәүдә киртәләре һәм квалификацияле белгечләргә кытлык.
Программада азык-төлек иминлегенә һәм экспортны үстерүгә аерым игътибар бирелде. Шулай ук инновацияләр кертеп, үсемлекчелекне һәм терлекчелекне модернизацияләү, тармакны цифрлаштыру, кече бизнеска ярдәм итү һәм нәтиҗәлерәк җитештерү һәм логистика өчен сервислар булдыру каралган.
Татарстанда 2030 елга планлаштыралар:
• авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексын 2021 ел дәрәҗәсеннән 141,7 процентка кадәр үстерү;
• азык-төлек продуктларын җитештерү индексын 140,3 процентка кадәр үстерү;
• авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакын 75 849 сумга кадәр арттыру.
Әлеге максатларга ирешү өчен тармакта предприятиеләрне модернизацияләү, инвестицияләр җәлеп итү, фән һәм технологияләрне үстерү планлаштырыла. Моннан тыш, төп бурычлар арасында квалификацияле кадрлар әзерләү, кече агробизнеска һәм кооперативларга ярдәм итү дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз