news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 106,5 миллион сумлык продукция сатылган

Татарстан авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 106,5 миллион сумлык продукция сатылган
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Татарстанда 12 сентябрьдән традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Алар Казанда 14, Чаллы һәм Яшел Үзән районында икешәр, ә Түбән Камада өч мәйданчыкта эшли. Сатылган продукциянең гомуми бәясе якынча 106,5 миллион сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Үткән шимбәдә Казандагы берничә ярминкә мәйданчыгының эшен Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бәяләде.

Быел кайбер товарлар 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда күбрәк китерелгән. Аерым алганда, кәбестәне 31,9 процентка күбрәк китергәннәр. Әлеге продукциянең күләме 13,2 тоннадан 17,4 тоннага кадәр арткан. Башка яшелчәләр 22,2 процентка күбрәк китерелгән. Сыер итен 20,8 процентка, онны 17,8 процентка, сөтне 17 процентка күбрәк алып килгәннәр. Моннан тыш, бал, ак май һәм кош итенең күләмнәре дә арткан.

Ярминкә мәйданчыкларына 328 тоннадан артык бәрәңге һәм 90 тонна суган китергәннәр.

Быел шулай ук шикәр комы китерүгә аерым игътибар бирелде. Ярминкәләргә 36,1 тонна шикәр комы китерелгән — бу 2025 елга караганда күбрәк.

Продукцияне китерү һәм сату өчен 1 015 машина җәлеп ителде. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 58 машинага күбрәк.

Ярминкәләрдә шулай ук социаль һәм мәдәни программа да оештырылды. Барлык мәйданчыкларда да чәй эчү чаралары оештырылды, мәйданчыкларның күбесендә концертлар һәм бәйрәм чаралары узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot