Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан авыл хуҗалыгы тармагында уртача хезмәт хакы 70 мең сум тәшкил итә
2025 елның ун ае йомгаклары нигезендә, Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы аена 70 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләгән. Аның сүзләрен Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте тапшыра.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 23 процент тәшкил иткән.
Министр билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда авылларда хезмәт хакы ике тапкырдан күбрәккә арткан, әмма мондый үсеш темплары тармакның максималь нәтиҗәлелеген тәэмин итү өчен җитәрлек түгел. Аның сүзләренчә, җитештерүчәнлекне арттыру хезмәткәрләрнең мотивациясе белән турыдан-туры бәйле.
Марат Җәббаров шулай ук дәүләт ярдәменең ролен дә ассызыклады. 2025 елда агросәнәгать комплексына күрсәтелгән дәүләт ярдәме күләме 16,7 миллиард сум тәшкил иткән. Бу чаралар тармакның тотрыклы үсешенә ярдәм итә.
Министр авыл хезмәтчәннәре исеменнән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка аграр секторны һәм авыл территорияләрен үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз