Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә алдынгы төбәкләр рейтингына керде

Татарстан 2024 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өлкәсендә Россия төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә керде. Узган елда республикада барлыгы 341,2 миллиард сумнан күбрәк суммага авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
«Терлекчелектә җитештерелгән продукция күләме 181 миллиард сумнан артык булды. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 2,3 процентка күбрәк. Үсемлекчелектә җитештерелгән тулаем продукция күләме исә 159 миллиард сумнан артык. 20,1 процентка үсеш теркәлде», - диелә хәбәрдә.
Россиядә быел яңа илкүләм проектлар эшли башлады. Алар арасында «Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү» илкүләм проекты да бар. Ул агросәнәгать комплексын үстерүгә һәм аның технологик бәйсезлегенә юнәлтелгән.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан ит һәм солы җитештерү өлкәсендә алдынгы төбәкләр унлыгына керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз