news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан авыл хуҗалыгы министры язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерлек барышы һәм нәселле терлекчелек тармагының торышы турында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видео-конференц-элемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү төгәлләнде. Барлыгы 275 мең тонна шикәр әзерләнде. Бу узган елдагы күрсәткеч дәрәҗәсендә. Культураны 53 мең гектар мәйданда саклап калу планлаштырыла.

Шулай ук республикада 220 мең тонна бөртекле культуралар орлыгы тикшерелде (гомуми күләмнең 89 проценты).

Министр сөт терлекчелегендәге уңышларны аерым билгеләп үтте. 2025 елда Татарстанда 2 млн 378 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елдагы күрсәткечләрдән 90 мең тоннага күбрәк.

Татарстан – Россиядә нәселле сөтле сыерлар баш саны иң күп (74 560 баш) булган төбәк. Бу күрсәткеч бер елда 8 процентка арткан.

Республикада тармакны үстерү өчен 2020 елдан бирле 28 мең урынга исәпләнгән 30 югары технологияле комплекс төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot