news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле: Ат терлекчелеге — бездә үсештә

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле: Ат терлекчелеге — бездә үсештә
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Ютазы районының Әбсәләм авылында 2нче тапкыр үткән төбакара «Кымыз бәйрәме» фестивалендә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Нәсел эше һәм терлек үрчетү бүлеге җитәкчесе Дамир Миңнебаев республикада атлар үрчетүгә игътибар бирелүен әйтте.

«Авыл хуҗалыгының малчылык тармагы — иң әһәмиятле юнәлешләрдән санала. Ат терлекчелеге — бездә үсештә. Безнең монда чын-чыннан фикердәшләр, ат үрчетүне һәм кымыз җитештерүне арттыручылар катнаша. Ютазы районы — тырышлар төбәге ул. Алга таба да уңышлар телим ютазылыларга», — диде Дамир Миңнебаев «Татар информ» хәбәрчесенә.

Ютазы кымызына 100 елдан артык булуын белдек. Биредә кымыз җитештерү 1911 елда Туберкулез диспансеры өчен башланган булган.

«Ютазы районында кымыз җитештерү узган гасырның беренче яртысында ук башланган. Бу эчемлекнең кеше организмына уңай йогынтысы турында һәркемгә билгеле. Ул бик күп чирләрдән дәвалый. Фестивальдә үзебезнең районнан һәм күрше Башкортстанннан кымызлар тәкъдим ителә», — дип билгеләп үтте Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин.

Бәйрәм милли рухта үткәрелде. Төрле ярышлар да булды, аударышта 2 команда һәм ТР, БР һәм Ставрополь краеннан 50 артык спортчы катнашты. Абсолют чемпион булып Лениногорск якларыннан Илнур Әхмәтҗанов танылды. Фестиваль сәхнәсен җирле ансамбльләр һәм үзешчәннәр бизәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100