news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел урып-җыю соңрак булыр дип фаразлый

Быел Татарстанда урып-җыю сроклары соңрак булыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу хакта итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Урып-җыю вакытының соңрак булачагын аңлап, ындыр табагы һәм киптерү комплексын әзерләүгә игътибарны юнәлтәсе килә. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә барлык киптерү комплексын алдан ук әзерләргә кирәк», — диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Киптергечләре булмаган хуҗалыкларга икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар белән тиешле хезмәтләр күрсәтүгә алдан килешү төзергә кирәк, дип өстәде Җәббаров.

Татарстанда барлыгы 44 элеватор исәпләнә, бу 2,5 млн тоннадан артык ашлыкны сакларга мөмкинлек бирә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры чәчү кампаниясен 5 июньгә кадәр тәмамларга өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100