news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы Сосновский балтырганы өчен штраф турында кисәтте

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы Сосновский балтырганы өчен штраф турында кисәтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда җир кишәрлекләрендә Сосновский балтырганын җыймаган өчен штраф кертергә планлаштыралар. Ул физик затлар өчен 5 меңгә кадәр булачак. Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр әзерләнә инде. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хокук бозган өчен гражданнарга 2-5 мең, вазифаи затларга 20-50 мең, юридик затларга 150 меңнән 1 миллионга кадәр штраф яный», – диделәр министрлыкта.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, Сосновский балтырганы белән көрәшүне һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга юл куймауны муниципаль районнар күзәтергә тиеш.

«Балтырган таралуны җирле үзидарә органнары күзәтчелек итә. Авыл хуҗалыгы җирләрендә балтырганны юкка чыгаруга җир кишәрлекләре хуҗалары, җирне кулланучылар, җир биләүчеләр һәм кишәрлекне арендага алучылар җаваплы», – диделәр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

2026 елның 1 мартыннан Россиядә яңа закон гамәлгә керә: җире булган һәркем: хуҗалар, арендаторлар, җирне инфраструктура өчен кулланучылар инвазив үсемлекләр, шул исәптән Сосновский балтырганы белән белән көрәшергә тиеш булачак. Әгәр бу эш башкарылмаса штраф түләргә туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot