Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм итүгә ел саен 200 млн сум бүлеп биреләчәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү өчен грант ярдәме бүлеп бирергә кушты. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров республиканың Мамадыш районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
2026 елдан башлап биш ел дәвамында республика бюджетыннан ел саен гамәлдәге кооперативлар өчен 200 миллион сум бүлеп биреләчәк, дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
«Муниципаль районнар башлыкларыннан программада катнашу өчен сыйфатлы бизнес-проектлар әзерли башлауларын сорыйм», – дип белдерде ул.
Җәббаров сүзләренә караганда, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар кооперативларга берләшә, алар авыл халкы өчен продукция әзерләүне оештыру, эшкәртү, сату белән шөгыльләнә.
Барлыгы 395 кооператив теркәлгән. Аларның 188е эшчәнлек алып бара, ә 69ы үзе эшкәртүче кооператив булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз