news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яңа урынбасары билгеләнде

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яңа урынбасары билгеләнде. Әлеге вазифаны Марат Кәримов башкарачак. Ул агросәнәгать комплексын инженер-техник яктан тәэмин итү, техник яктан яңарту һәм хезмәтне саклау секторын җитәкләячәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«2023 елда Марат Габделхәй улы Кәримов Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервына кертелде. Аның зур тәҗрибәсе һәм потенциалы бар», – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

Кәримов «Агросәнәгать комплексы предприятиесендә икътисад һәм идарә» юнәлешендәге икътисадчы-менеджер белгечлеге буенча Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.

Агросәнәгать комплексы өлкәсендә ул 2006 елдан бирле эшли. 2019 елдан «Кырлай» агрофирмасы генераль директоры вазифасын башкарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot