news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Балтач районы хуҗалыкларында булды

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Балтач районы хуҗалыкларында булды
"Хезмәт"

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Балтач районы белән танышуны «Игенче» җәмгыятеннән башлады. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Марат Җәббаров иң элек Кенәбаш авылындагы 300 баш савым сыерга исәпләнгә ферма эшчәнлеге белән танышты. Аннары «Тулпар» җәмгыятендә булды. Соңрак Гафиуллиннарның җиләк плантациясендә эш барышын карады.

Эш сәфәре вакытында аны район башлыгы Рамил Нотфуллин озатып йөрде.

Марат Җәббаров Балтачта яшәүчеләрнең хезмәтен югары бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot