Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Азнакай районында эш сәфәрендә булды
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Азнакай районында эш сәфәрендә булды. Ул район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов һәм башкалар озатуында районда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.
«Союз-Агро» хуҗалыгының «Актүбә» төбәк җитештерү комплексы басуында игенчеләр белән очрашып, районда матур традициягә әверелгән алдынгы игенчеләргә сертификатлар тапшыру, хөрмәтләү чарасында катнашты, кырыс табигать шартларына да карамастан, тырыш хезмәтләре өчен игенчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
Ул шулай ук игенчеләрне республика күләмендә урып-җыю эшләре барышы белән дә таныштырды. Республика басуларында 74 процент урып-җыю эшләренең башкарылуын, әмма эшлисе эшләрнең дә бик күп булуын ассызыклады.
Делегация вәкилләре Мәлбагыш авылында 3D – принтер инновацион технологиясе ярдәмендә төзелгән һәйкәл, «Мәллә» иҗтимагый-мәдәни үзәге белән танышты, Мәлбагыш мәктәбендә клон үсемлекләр үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, Актүбә бистәсенең инновацион объектларында булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз