Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле: Хезмәт хаклары үсеше күзәтелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстанның агросәнәгать комплексы: яшь белгечләр өчен яңа мөмкинлекләр. Авылны үстерү коралы буларак максатчан укыту» темасына матбугат конференциясе булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров әйтүенчә, хезмәт хаклары артуы күзәтелә.
«Авыл хуҗалыгы тармагы кадрлар җитмәүдән, беренче чиратта, хезмәт хакы түбән һәм аграр һөнәрләрнең абруе түбән булудан интегә, дигән фикер бар. Әмма хәзерге заманда вазгыять үзгәрде, һәм ел саен хезмәт үсеше күзәтелә. Тотрыклы рәвештә. Республикада агросәнәгать комплексы тармагында уртача айлык хезмәт хакы узган ел белән чагыштырганда 22 процентка арткан һәм 58,9 мең сумны тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы предприятиеләрдә хезмәт хакы республикадагы уртача дәрәҗәдән артып китә. Хәзерге көндә авыл хуҗалыгы – цифрлаштыру, заманча технологияләр кертелә торган алдынгы өлкә», – дип ассызыклады ул.
«Союз-Агро» компаниясе генераль директоры урынбасары Гаяз Миңнехуҗин сөйләп үтүенчә дә барлык белгечлекләрнең 110 проценты таләп ителә.
«Гади слесарь-ремонтчыдан алып, предприятиеләрнең иртәгә авырырга яки пенсиягә чыгарга мөмкин булган җитәкчесенә кадәр кирәк. Иртәгәсе көнгә алар урынына алмаш кирәк, һичшиксез. Гомумән, Россия Федерациясе, Европа һәм дөнья буенча авыл хуҗалыгында хезмәт кадрлары кытлыгы бара. Өстәвенә, авыл җире бит ул хезмәт сөйгәннәрне генә үз итә», – диде ул.
- Шулай ук, яшь белгечләр өчен тармакта кызыксындыру чаралары каралганы да әйтелде. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем биргән махсус уку йортлары тәмамланучылар 750 мең сум күләмендә ярдәм дә алу мөмкинлегенә ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз