news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан авыл уңганнары терлекләргә кышка азык әзерли

Татарстан авыл уңганнары терлекләргә кышка азык әзерли

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә игенчеләр бөртекле культуралар җыю белән мәшгуль булуга карамастан, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Бүгенге көндә 3080,8 мең тонна сенаж әзерләнгән, узган ел бу күрсәткеч 3502,6 мең тонна тәшкил иткән. Чокырларга 261,4 мең тонна силос салынган (742,3 мең тонна). Быел печән былтыргы 749,5 мең тонна урынына 587,2 мең тонна әзерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot