Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан авыл мәктәпләрен «Видимо-невидимо» театр проектында катнашырга чакыралар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
1 июньнəн 15 июньгə кадəр Татарстанда «Видимо-невидимо» театраль-педагогик проектының өченче сезоны узачак. Проектны «Живой город» фонды «Татнефть» хəйрия фонды ярдəмендə тормышка ашыра.
Проект кысаларында иҗтимагый театр эшлеклелəре Татарстан авыл мəктəплəренə барып, анда үсмерлəр белəн шəһəрчелəр театры методы буенча спектакльлəр куя. Иҗади барыш театраль уеннар, мастер-класслар, күнегүлəр һəм тренинглардан гыйбарəт. Нəтиҗəдə укучылар үз хыяллары, ышанычлары, борчулары, кыскасы, үзүзлəре турындагы спектакльлəрнең баш каһарманнарына əверелə.
Спектакльнең беренче тамашачылары авылдашлары - ата-аналар, дуслар һәм укытучылар булачак. Алга таба спектакль Казанда MOÑ театр мəйданчыгының профессионал сəхнəсендә тәкъдим ителәчәк.
Укыту татар, рус телләрендә яки ике телдә дә үткәрелергә мөмкин.
Татарстан авыл мəктəплəре проектта катнашу өчен гаризаны 20 майга кадəр сылтама буенча юллый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз