news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл ипотекасы буенча лидер төбәкләр арасына керде

«Авыл ипотекасы» программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле (2020 елның гыйнвары) татарстанлылар 2025 елның 1 апреленә кадәр шундый 4 506 займ алган. Әлеге күрсәткеч буенча республика лидер төбәкләр рәтенә керде. Лидерлар өчлегендә шулай ук Башкортстан һәм Удмуртия республикалары да бар, дип хәбәр итә ТР Росреестры.

Программа кысаларында теркәү гамәлләренең күбесе сату-алу килешүләренә туры килә, алар нигезендә - 4048 милек хокукы, калганы өлешләп катнашу килешүләре нигезендә теркәлгән. Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнарында программага ихтыяҗ аеруча зур.

«Татарстанда «Авыл ипотекасы» дәүләт программасы буенча безнең ведомство тарафыннан 5 ел эчендә 4,5 меңнән артык авыл ипотекасы теркәлде. Бу - бүгенге көндә торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт ярдәменең ихтыяҗ иң зур булган чараларыннан берсе. Кредит оешмалары һәм төзелеш компанияләре белән җайга салынган хезмәттәшлек нәтиҗәсендә электрон ипотека буенча килешүләр бүген бер эш көнендә теркәлә», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.

Элегрәк РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин авыл территорияләрен үстерүнең мөһимлеге турында белдергән, авыл җирендә ташламалы ипотекага ярдәм итү һәм йортларны төзекләндерүгә ташламалы кредитлар бирү турындагы боерыкны имзалаган иде. Бу максатларга 6,8 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100