news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл ипотекасы бирү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булды

3 процентлы ташламалы ставка буенча 100 меңнән 3 млн сумга кадәр кредитны 25 елга кадәр срокка бирәләр, башлангыч кертем 10 проценттан башлана

Татарстан авыл ипотекасы бирү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстан Россия төбәкләре арасында авыл ипотекасын бирү күләме буенча Башкортстан, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән лидер-төбәкләр арасына керә. Республикада 708 гаилә бу программадан файдаланган инде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Программаның баш операторы — Россельхозбанк. Кредит оешмасы татарстанлыларга авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алу өчен 1,6 млрд сум кредит биргән, шул исәптән Россия буенча — 26 млрд сум.

«Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова. сүзләренчә, Татарстанда нәкъ менә кече торак пунктларда (халык саны 5 меңгә кадәр) торакка ихтыяҗ аеруча зур–гаризаларның зур өлеше бу сегментка туры килә — 35 проценты. Ихтыяҗ буенча икенче урында — район үзәкләрендә (халык саны 5 меңнән 10 меңгә кадәр) — торак сатып алу өчен барлык гаризаларның 33 проценты туры килә.

«Клиентларның 20 проценты — 10 меңнән 20 мең кешегә кадәр булган авыл җирлекләрендә һәм 12 проценты — 20 меңнән 30 мең кешегә кадәр булган авыл җирлекләрендә торак сатып ала. Ипотека кредиты күләме артачак, чөнки бу авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыруга тыгыз бәйле», — ди ул.

Хәзерге вакытта бөтен ил буенча ташламалы авыл ипотекасы программасы кысаларында Россельхозбанк тарафыннан бирелгән кредитларның гомуми күләме 26 млрд сумнан артып киткән. 13 меңгә якын кеше торак шартларын яхшыртуда ярдәм алган.

Еллык 3 процентлы ташламалы ставка буенча авыл ипотекасын алу өчен илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 100 меңнән 3 млн сумга кадәр, шул ук вакытта беренчел взнос 10 проценттан башлана. Программаның мөһим шарты: сатып алына торган йорт, фатир яки җир кишәрлеге авыл территорияләрендә урнашкан булырга тиеш.

Сбербанк ташламалы авыл ипотекасы программасы кысаларында кредитлар бирә башлады. Бүгенге көнгә кредит оешмасы тарафыннан 3 кредит бирелгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100