news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл хуҗалыгында цифрлы алымнар куллануда алдынгылар рәтенә керде

Тикшеренүләр авыл хуҗалыгында Россия төбәкләренең 20 процентында IT үсеше һәм технологик карарларны кертүнең югары дәрәҗәсен күрсәткән.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгында цифрлы алымнарны кертү темплары буенча лидерлар арасына керде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясенең 85 субъектында агросәнәгать комплексының цифрлы трансформация темпларын анализлап, бу күрсәткеч буенча иң яхшы төбәкләрне билгеләде. Тикшеренүләр агросәнәгать комплексында IT үсеше һәм технологик чишелешләрне кертү төбәкләрнең 20 процентында югары дәрәҗәдә һәм 29 процентында уртача дәрәҗәдә икәнлеген күрсәткән.

«Татарстан Алтай һәм Краснодар крайлары, Курск, Липецк һәм Самара өлкәләре һәм Башкортстан Республикасы белән беррәттән авыл хуҗалыгында цифрлы алымнарны кертү темплары буенча лидер төбәкләр арасына керде», - диделәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Экспертлар төбәкләрдә агросәнәгать комплексын цифрлаштыру дәрәҗәсен пилот чишелешләрне апробацияләү һәм аларны тиражлау, Электрон хөкүмәтне һәм яңа цифрлы технологияләрне тулы функцияле куллану, 2019-2024 елларга исәпләнгән «Цифрлы авыл хуҗалыгы» ведомство проектын гамәлгә ашыруны тәэмин итә торган норматив актларга үзгәрешләр кертү кебек күрсәткечләр буенча бәяләгәннәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100