Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә технологик аудит үткәрелә
Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә технологик аудит үткәрелә
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мулрак уңыш алу максатыннан конкрет кырларның технологик аудиты уздырыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов белдерде.
Министрлык белгечләренә аграрийлар белән берлектә конкрет кырлар анализын үткәрергә һәм алынган уңыш рәвеешендә аларның нәтиҗәлелеген ачыкларга кирәк. Нәтиҗәлелек түбән икән, аның сәбәбен, әйтик, чәчү, агротехник алымнар вакытын бозуда булырга мөмкин. Технологик аудит барышында әнә шул сәбәпләрне ачыкларга туры киләчәк.
Бу көннәрдә Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы һәм республиканың башка районнары кырларын җентекләп өйрәнәләр. Киләчәктә аграрийлар эшендә барлык плюс һәм минуслар гомумиләштерелеп, 2008 елга махсус рекомендацияләрдә урын табачак. Аларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз