news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл хуҗалыгы министры: Чит ил техникасын алмаштырырлык тракторлар бар

«Петербург трактор заводыннан быел сатып алачакбыз. Белорусь заводында техника күп», — дип белдерде Марат Җәббаров.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, чит илнең авыл хуҗалыгы техникасына тиңдәш тракторлар Россиядә дә бар.

«Чит ил техникасы буенча хәзер сораулар бар. Контрактлар төзелгән кайбер заводлар эшен туктаты, ул техника булмаячак, ләкин алмаштырырлык тракторлар, техника бар. Петербург трактор заводыннан быел сатып алачакбыз. Белорусь заводында техника күп. Алабугада дилер үзәкләре бар. Язгы кыр эшләренә үзебезне әзер дип саныйбыз», — диде министр #ТатарстанОнлайн туры эфирында.

Марат Җәббаров иң мөһиме һава торышы булуын әйтте. «Былтыр яңгыр булмавы аркасында, 50 млрд сумлык продукция кулга кермәде. Быел һава торышы яхшы булыр дип өметләнәбез. Предприятие җитәкчеләреннән дә күп нәрсә тора, оештыру эшләрен ничек башкарып чыгалар — шуңа да бәйле. Ничек чәчсәк, үстерсәк, азык-төлек запасы да шулкадәр булачак», — дип белдерде ул.

Министр бөртеклеләрнең мәйданы, уҗым һәм сабан культураларын да кертеп, 2,7 млн гектар булуын искәртте. «Былтыргы мәйданнар саклана, чәчү әйләнешендә үзгәрешләр бик аз», — диде.

«Уҗым культураларының, чәчүлекләрнең торышын кыш буе контрольдә тотабыз. Бүген хәл тотрыклы. Быел кырларда кар күп, яз салмак килер, кисәк булмас, кар сулары туфракка сеңәр дип ышанабыз», — диде Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100