news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Гарәп Әмирлекләре компаниясе үзара килешү имзалады

Килешү Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын арттыруга юнәлдерелгән.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән Duwaya Investment LLC компаниясе хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Кул кую тантанасы «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисади саммиты кысаларында узды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Duwaya Investment LLC компаниясенең директорлар советы рәисе Абдулхәмид Мөхәммәд Дувайа кул куйды.

Килешү авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауны арттыру максатында үзара файдалы икътисади хезмәттәшлекне күздә тота. Шулай ук авыл хуҗалыгында, логистика, төзелеш, сәнәгать һәм социаль өлкәдә проектларны гамәлгә ашыру да планлаштырыла.

Моннан тыш, Duwaya Investment LLC компаниясе Татарстан территориясендә агросәнәгать комплексы инфраструктурасын үстерүгә һәм төзүгә инвестицияләр кертергә ниятли, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100