news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүмати активлык рейтингында беренче

Министрлык массакүләм-мәгълүмат чараларында тармак үсешенең төп вакыйгаларын һәм өстенлекләрен яктыртуда Россия буенча иң яхшы дип танылды.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия буенча 2019 елның икенче кварталында АПК идарәсе органнарының мәгълүмати активлыгы рейтингында беренче урынны алды һәм массакүләм мәгълүмат чараларында тармак үсешенең төп вакыйгаларын һәм өстенлекләрен яктырту буенча Россия буенча иң яхшысы дип танылды. Тикшеренүне «Медиалогия» компаниясе аналитиклары үткәрде.

Татарстаннан соң икенче урын Мәскәү өлкәсе агросәнәгать комплексы идарәсе органнарына бирелде, өченче урында Башкортостан Республикасы. Аннары рейтингка Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Дагыстан һәм Кырым республикалары, Тула һәм Пенза өлкәләре һәм Чуваш Республикасы Авыл хуҗалыгы органнары керде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рәсми сайтны, социаль челтәрләрне һәм массакүләм мәгълүмат чараларын актив алып бара. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда Министрлык сайтына 1 миллионнан артык кулланучы кергән инде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100