news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Көзге культураларның 80 проценты яхшы хәлдә

Татарстанда 2020 ел уңышы өчен көзге культуралар 498,1 мең гектар мәйданда чәчелгән.

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Көзге культураларның 80 проценты яхшы хәлдә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Республикада көзге культураларның 80 проценты яхшы хәлдә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, 2020 ел уңышы өчен көзге культуралар 498,1 мең гектар мәйданда чәчелгән. Шуның 371,3 мең гектары (74,5 процент) көзге бодай, 121,6 мең гектарда (24,4 процент) көзге арыш.

«Күпчелек хуҗалыклар уҗымнарны технология таләп иткәнчә башкарды, аларны уңышлы кышлатуга өметләнәбез», – диде министр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, көзге бодай чәчүлекләренең 80 проценты һәм арыш чәчүлекләренең 79 проценты яхшы хәлдә, 15 процент ы һәм 16 проценты канәгатьләнерлек хәлдә. Бу культураларның һәрберсенең 4 процент чәчүлекләрендә шытымнар тишелеп чыкмады.

Профильле министрлык башлыгы агымдагы елның көзе узган елдагыдан нык аерыла, диде. 2018 елда дым җитмәү сәбәпле, уҗымнар тишелешендә проблемалы булды, ә быел дым җитәрлек, һәм бу уҗымнарның торышына уңай йогынты ясый», – диде Марат Җәббаров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100