Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Бәрәңге һәм яшелчә язгы ярминкәгә дә җитә
Илдус Габдрахманов сүзләренчә, ярминкә мәйданчыкларына фермерлар продукциясе зур күләмдә кертелә, «әмма халык шау-шулы ихтыяҗ тудыра».
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бәрәңге һәм яшелчә җитәрлек күләмдә бар.
«Яңа елга кадәр шимбә көннәрендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, ә аларны оештыру өчен бәрәңге җитә. Бездә шулай ук язгы ярминкәләр өчен продукция күләме дә броньлаштырылачак, алар халыкка ташламалы бәяләр буенча март–апрель айларында сатылачак. Республикада кирәкле азык-төлек продуктлары җитәрлек күләмдә җитештерелә», — дип сөйләде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Авиатөзелеш районында ярминкә мәйданчыгында.
Габдрахманов сүзләренчә, ярминкә мәйданчыкларына фермерлар продукциясе зур күләмдә кертелә, «әмма халык шау-шулы ихтыяҗ тудыра». «Кешеләр шау-шу күтәрә — барысы да шунда ук һәм продукцияне „кирәк була калса дип“ күп итеп сатып алалар. Бер-ике атнадан соң бу ажиотаж кимер дип уйлыйм. Һәм халык үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәк булган продукцияне сатып алачак», — диде ул.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары ышандыруынча, Казанның һәм республиканың башка зур шәһәрләренең ярминкә мәйданчыкларына киләчәктә дә кирәкле күләмдә бәрәңге һәм яшелчә китереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз