news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Ирландия илчесе белән очрашты

Марат Әхмәтов Макдона әфәнде белән ТР агросәнәгать комплексы өлкәсендәге казанышлар хакында фикер алышты

(Казан, 17 ноябрь, “Татар–информ”). Кичә ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Филипп Макдона белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
М.Әхмәтов Ирландия илчесен ТР агросәнәгать комплексы өлкәсендәге казанышлар белән таныштырды. Аерым алганда, ул республикада ел саен уртача 5 миллион тонна ашлык, 1,5–2 миллион тонна шикәр чөгендере, 2 миллион тонна яшелчә һәм бәрәңге, 400 мең тоннадан артык ит, 2 миллион тоннага якын сөт җитештерелүе хакында билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең еллык үсеше 4–5 процент тирәсе тәшкил итә, дип ассызыклады министр.
М.Әхмәтов шулай ук Татарстанның спорт өлкәсендәге уңышларына да тукталды. Ат чабышлары хакында сөйләгәндә, министр Казаннан Саншайн Лемон кушаматлы айгырның быел Россия Президенты бүләгенә үткән ярышларда икенче урынны алуын искәртте.
Үз чиратында, Макдона әфәнде соңгы елларда Ирландиянең үз үсешендә зур сикереш ясавы хакында сөйләде. 2008 елда Ирландиянең эчке тулаем продукты – 188 миллиард АКШ доллары, тышкы сәүдә әйләнеше 200 миллиард доллар тәшкил иткән, 2008 елда Ирландия һәм Россия арасындагы тауар әйләнеше күләме 1 миллиард долларга җиткән.
Очрашу ахырында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры аграр ведомство белгечләренең Ирландия аграрийлары тәҗрибәсен өйрәнергә ниятләве хакында хәбәр итте. М.Әхмәтовның сүзләренә караганда, Татарстанны Ирландиянең ат үрчетү тармагы да кызыксындыра.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100