news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын язгы ярминкәләргә чакыра

Ярминкәләрдә кибетләрдәгегә караганда арзанрак бәядән ит, колбаса, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар (һ.б.) тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын язгы ярминкәләргә чакыра
архив/Алькеевские вести

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 6 апрельдә, Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары сату буенча традицион ярминкәләр узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкәләрдә кибетләрдәгегә караганда арзанрак бәядән ит, колбаса, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һ.б. төрле продукция тәкъдим ителәчәк.

Шунысын да искәртик: быел халык үтенече буенча «Салават күпере» торак комплексында - «Радужный» сәүдә үзәге территориясендә дә яңа мәйданчык оештырылды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә торган калган мәйданчыкларның урыны Казан һәм Чаллыда яшәүчеләргә яхшы таныш. Ярминкәләр уздырылачак урыннар белән сылтама аша танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot