news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлар бәйгесен игълан итте

Дәүләттән грант алу өчен документларны 21 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыкларына “2015–2017 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм” ведомство программасында катнашучы өчен бәйге игълан итте. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары да “2015–2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативларын үстерү” программасы буенча грант алу бәйгесендә дә катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot