news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре терлек азыгын өч чабымда алырга җыена

Бу ысул терлек азыгының сыйфатын арттырырга һәм үзкыйммәтен төшерергә ярдәм итәчәк.

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре терлек азыгын өч чабымда алырга җыена
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда терлек азыгын гадәттәгечә ике чабымда түгел, ә өч чабымда алу бурычы куелган. Бу турыда 4 апрельдә видеоконференция режимында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләгән. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Ә моның өчен күпьеллык үләннәрне азот ашламалары белән шулай ук вакытында тукландырырга кирәк, яз башында гына түгел, ә һәр чабымнан соң», — дигән аграр министр.

Ул киңәшмәдә катнашучылардан — район башлыкларыннан һәм район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләреннән бу бурычны хуҗалыклар һәм фермерлар җитәкчеләренә җиткерүләрен сораган..

Аларга бу эшкә алдан әзерләнергә һәм ашламаларны, җәйге тукландыруны истә тотып, тупларга кирәк була.

Министр әйтүенчә, мондый алым авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә терлек азыгын сыйфатлырак итәргә һәм аларның үзкыйммәтен төшерергә ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100