news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уракка төште

Татарстанда бөртеклеләрне җыюга беренчеләрдән булып Зәй районы хезмәтчәннәре кереште.

Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уракка төште
архив/Рамиль Гали

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уракка төште. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда бөртеклеләрне җыюга беренчеләрдән булып Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кереште. Районның барлык хуҗалыкларында бодай һәм көзге шепкән суктыру бара.

Бүгенге мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта гектарыннан уртача 41 центнер уңыш белән 500 гектарда эш башкарылган. Бөртеклеләрнең дымлылыгы 17,4 процент. Урып-җыю эшләрендә барлыгы 50 берәмлек техника катнаша.

Бүген шулай ук урып-җыю эшләренә республиканың Апас, Алексеевск, Тәтеш районнары аграрийлары да кереште.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot