news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты бакчалар утыртуга булышырга әзер

РФ Дәүләт реестрына институт селекционерлары тарафыннан чыгарылган 22 төр җиләк-җимеш культурасы кертелгән

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты чит илдән кертелгән җиләк-җимешне алмаштыру шартларында, бакчачылыкны үстерүгә бәйле проблемаларны хәл итәргә булышырга әзер. РФ Дәүләт реестрына институт селекционерлары тарафыннан чыгарылган җиләк-җимеш культураларының 22 сорты кертелгән. Моннан тыш, тагын 6 сорт дәүләт сорт сынавын уза. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында хәбәр иттеләр.

Галимнәр алма, чия, слива, кура җиләгенең яңа сортларын гына чыгарып калмаган, аларга төрлечә файдалану тәэмин итәргә дә тырышкан. Вак җимешләр консервация өчен ярый, ә эре җимешләр, әйтик, слива, теләсә кайсы табын күрке була ала. Алар хәтта төсләре белән дә аерыла: кара зәңгәрдән алып - шәмәхә төсмерләргә кадәр.

Шулай ук селекционерлар җиләк-җимешләр җирле һава торышы шартларына ярашсын өчен дә нык тырышкан. Җимеш агачлары һәм куаклар кырыс кышны яхшы кичерә, җәен авыруларга да бирешми.

Искәртеп узабыз: читтән кертелгән азык-төлекне алмаштыру шартларында, Татарстан җиләк-җимештән кала, барлык төр азык-төлек белән тәэмин ителгән. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге юнәлешне үстерергә кирәк дип саный. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекционерлары республика бакчалары өчен үз үсентеләрен тәкъдим итәргә әзер.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100