news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл хуҗалыгы чималы экспортын үстерергә планлаштыра

Продукция экспортын 360 млн АКШ долларына бәялибез, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Татарстан авыл хуҗалыгы чималы экспортын үстерергә планлаштыра
архив, gossov.tatarstan.ru

 (Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан 2024 елда 360 млн АКШ долларына азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималы экспортын үстерергә ниятли. Бу хакта бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Авыл хуҗалыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында хәбәр итте.



“Без үз продукциябезне экспортка җибәрергә тиеш. 2024 елда авыл хуҗалыгы товарларын 360 млн долларга экспортларга ниятлибез. 2019 елда 308 млн АКШ долларыннан артык суммага азык-төлек товарларын һәм авыл хуҗалыгы чималын экспортлау планлаштырыла”, - диде ул.

Ришат Хәбипов әйтүенчә, агымдагы елның тугыз аенда май продукциясе – 49,3 млн доллар, иген – 15,7 млн доллар, ит һәм сөт – 0,9 млн доллар, әзер продукция – 8,2 млн доллар тәшкил иткән. Шулай ук узган елның тугыз аенда барлыгы 110,2 млн долларга, ә 2017 елда – 177,8 млн долларга продукция экспортланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100