Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан авыл эшмәкәрләре кошчылык белән шөгыльләнүче 30 гаилә фермасы булдырачак
Алар күркә үрчетергә ниятли
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан авыл эшмәкәрләре кошчылык белән шөгыльләнүче 30 гаилә фермасы булдырачак. Алар күркә үрчетергә ниятли. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциясе рәисе Камияр Байтимеров белдерде.
Бөгелмә һәм Азнакай районнарында күркәләр үрчетү буенча гаилә фермалары ачылачак. 30 гаилә фермасының һәрекайсында 22 яшь күркә асраячаклар. Күркәләрне үстерү өчен Яшел Үзән районнан кайтарырга ниятли. Аларны үстерүдә кеше хезмәтеннән тулысынча баш тартырга мөмкин булган чит ил җиһазлары кулланылачак. Һәр гаилә фермасы өчен мондый җиһаз 3,5 миллион сумга төшәчәк.
Күркәләрне эшкәртү дә Бөгелмә районында җайга салыначак. Моның өчен Германиянең бер компаниясенә 700 миллион сумлык технология линиясенә заказ бирелгән.
Гаилә фермаларын ачу һәм җиһазлар сатып алу буенча чыгымнарның 50 процентын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы каплаячак, икенче яртысын авыл эшмәкәрләре үзләре кертергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз