news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авторлары “Кыска метр төне” чарасында үз эшләрен тәкъдим итәчәк

“Мир” кинотеатрында халыкара Кыска метражлы кино көнен бәйрәм итүгә багышланган чара була.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 21-22 декабрь төнендә Казанның “Мир” кинотеатрында Татарстан авторлары эшләре күрсәтеләчәк. Бу турыда “ТатарКино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе хәбәр итә.

Тамашачылар Айдар Габдрахмановның “Он, она и робот”, Марсель Мәхмүтов белән Рафил Галимуллинның “Свет веры” эшләрен, Ләйлә Сәлахетдинованың “Киномавлид” проектын карый ала. Моннан тыш, Россия ислам институты студентлары да “Последний шанс” һәм “Дисперсия” фильмнарын күрсәтәчәк.

  • “Кыска метр төне” ("Ночь короткого метра") халыкара Кыска метражлы кино көненә багышланган. Ул 2011 елдан бирле иң кыска көнне – 21 декабрьдә бәйрәм ителә.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100