news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан автомәктәпләрен мәҗбүри автодром булу мәсьәләсе борчый

ТР буенча ЮХИДИ идарәсендә автомәктәпләрнең укытучыларына һәм инструкторларына кагылышлы яңа таләпләр хакында фикерләштеләр

 (Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа кагыйдәләр керткәннән соң, Татарстан автомәктәпләре очрашкан төп проблема - белем бирү оешмасында мәҗбүри автодром яки, ким дигәндә, 0,24 гектарлы ябык мәйданчык булу таләбе.

Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсендә узган автомәктәпләрнең эшен оештыру мәсьәләләренә багышланган уртак киңәшмә барышында мәгълүм булды. Киңәшмәдә республиканың 121 автомәктәбе, Дәүләт автомобиль инспекциясе һәм ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашты. Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автомобиль инспекциясе сайтында хәбәр ителгәнчә, киңәшмә кысаларында автомототранспорт чаралары, трамвай, троллейбус йөртүчеләрне әзерләү (яңадан әзерләү) һәм расланган тәртиптә укыту-матди база булу хакында нәтиҗәләр бирү мәсьәләләре тикшерелгән.

Шулай ук катнашучылар автомәктәпләр укытучыларына һәм инструкторларына, укыту программаларына, автомәйданчыкларга һәм автодромнарга карата яңа таләпләр белән дә таныштырылды.          

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100