Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан автоинспекторлары Перьмнән килгәндә трассада ватылган «Лада» йөртүчегә булышкан
Автоинспекторлар Чистай – Түбән Кама автоюлында ватылып калган «Лада Приора» автомобиле йөртүчесенә ярдәм иткән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, инспекторлар патруль вакытында юл читендә авария сигналы кушып утыручы машинага игътибар иткән. Хокук саклаучылар машинаның ни сәбәпле туктавын сорарга туктаган.
Руль артында хатын-кыз булган. Ул Пермьнән Липецк өлкәсенә барганда машинасы ватылуын әйткән.
Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы
Инспекторлар хатын-кызга патруль автомобилендә җылынырга тәкъдим иткән һәм машинаның техник төзексезлеген оператив рәвештә төзәтергә булышкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз