Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан автоинспекторлары көмәнле хатынга бала табу йортына барып җитәргә ярдәм иткән
Татарстанның Питрәч районында автоинспекторлар бала таба башлаган йөкле хатынга бала тудыру йортына үз вакытында барып җитәргә ярдәм иткән.
Төнлә Казаннан 30 чакрым тирәсе ераклыктагы «Заречье» бакчачылык ширкәтендә полиция хезмәткәрләре Эдуард Мостафин һәм Ренас Гәрәев сигналлары кабызылган Haval автомобилен күреп туктаган. Машина йөртүче аларга хатыным бала таба һәм ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк, дигән.
Инспекторлар хатын-кызны патруль машинасына күчереп утырткан, сиреналарны кабызган һәм 20 минут эчендә Казандагы бала табу йортына китереп җиткергән. Юлда хатын-кыз берничә тапкыр аңын югалткан. Хокук сакчылары аңа нашатырь спирты ярдәмендә аңына килергә булышкан.
Бала табу йортында хатын-кызга тиешле ярдәм күрсәткәннәр һәм аның игезәк сабыйлары - малай белән кыз дөньяга аваз салган. Хәзер аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә бернинди куркыныч та янамый. Ир белән хатын вакытында ярдәм күрсәткәннәре һәм яхшы мөнәсәбәтләре өчен инспекторларга рәхмәт белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз