Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан автоинспекторлары йөкле хатын-кызга бала табу йортына барып җитәргә ярдәм иткән
Кичә кич М7 трассасының 29нчы километрында автоинспекторлар янына Kia автомобиле килеп туктаган. Машина йөртүче ир-ат ЮХИДИ хезмәткәрләреннән тиз арада хастаханәгә барып җитәргә ярдәм итүләрен сораган.
Ачыкланганча, автомобиль йөртүченең хатыны кинәт бала таба башлаган. Ир-ат перинаталь үзәккә вакытында барып җитеп өлгермәм, дип борчылган.
Автоинспекторлар кичекмәстән дежур хезмәткәргә мәгълүмат җиткергән. Патруль автомобилендәге махсус тавыш сигналын һәм ут маякчыгын кабызып, бала табучы хатын-кыз утырган машинаны хастаханәгә кадәр озатып куйганнар.
Берничә сәгатьтән хатын-кыз сау-сәламәт кыз бала тапкан. Ир-ат Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә вакытында ярдәм күрсәтүләре һәм яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдергән. Хатын-кыз белән сабыйның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз