Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татарстан” авикомпаниясенең Казан-Ереван рейсы 9 сәгатькә тоткарлана
Борт техник сәбәпләр аркасында тоткарлана
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). “Татарстан” авикомпаниясенең Казан-Ереван рейсы 9 сәгатькә тоткарлана. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Татарстан” авиакомпаниясе матбугат хезмәтендә белдерделәр. Boeing 737-500 Казаннан 12.20 сәгатьтә очып китәргә тиеш иде, әмма рейс 21.20 сәгатькә кадәр кичектерелгән. Борт техник сәбәпләр нәтиҗәсендә вакытында оча алмый.
52 пассажир очу вакытын көтә. Аларга ике сәгатьтән эчемлекләр, ә 4 сәгатьтән кайнар аш тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз