Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татарстан” авиакомпаниясендә пилотларның хезмәт хакы 300 мең сумга кадәр – А.Гыйниятуллин
Генераль директор “Татарстан” авиакомпаниясенең хәлен тотрыклы дип бәяләде
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). “Татарстан” авиакомпаниясендә пилотларның хезмәт хакы һава суднолары тибыннан тора һәм бүгенге көндә айлык керем 200 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Татарстан” авиакомпаниясе генераль директоры Аксан Гыйниатуллин белдерде. Ул мондый хезмәт хакы команда һәм инструктор составына түгел, ә пилотларга гына кагыла, дип ачыклык кертте.
Әмма матбугат конференциясендә А.Гыйниятуллин компаниянең хезмәт хакы, шулай ук ягулык белән тәэмин итүчеләр алдынды бурычлары булуын кире какмады. Аның сүзләренә караганда, күп кенә авиакомпанияләр ягулык белән тәэмин итүчеләр алдында бурычлы икән.
Гомумән алганда, генераль директор “Татарстан” авиакомпаниясенең хәлен тотрыклы дип бәяләде. Аның сүзләренә караганда, 17 ноябрьдә Казан авиаһәлакәте компания пассажирлары агымына сизелерлек йогынты ясамаган. Пассажирлар кимү Казан аэропортының эш режимы үзгәрүгә һәм рейслар кичектерелүгә бәйле, дип саный ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз