^"Татарстан" авиакомпаниясе яңа рейслар ача
^"Татарстан" авиакомпаниясе яңа рейслар ача
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Якын арада "Татарстан" авиакомпаниясе яңа юнәлешләр буенча авиарейслар ача. Беренче маршрут: Казан – Омск – Урумчи (Кытай), икенчесе: Казан - Красноярск - Чита - Тянь-Цинь (Кытай). Пассажирлар беренче маршрут буенча сәяхәткә дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе, ә икенчесе буенча җомга кузгала ала.