news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авиакомпаниясе вәкиле: Экспертлар билет бәясе кыйммәтләнәчәген әйтә

Якын киләчәктә Россиядә авиабилетлар бәясен чираттагы тапкыр арттыру күздә тотыла. Бу хакта, шулай ук төрле компанияләрдән очу бәясенең аермасы турында «ЮВТ Аэро» оешмасы генераль директоры Петр Трубаев хәбәр итте.

«Без кичә Мәскәүдә узган киңәшмәдә булдык, билетлар кыйммәтләнәчәк, ди экспертлар. Мин процентларны әйтмәячәкмен, ләкин кыйммәтләнү күздә тотыла», — дип сөйләде ул «Татарстан-24» каналына интервьюда.

Белгеч шулай ук төрле компанияләрдә бер үк юнәлешләргә билет бәяләре аермасы сәбәпләрен аңлатты. Мәсәлән, очыш бәясенә рейсның субсидияләнгәнме яки коммерциялеме икәнлеге, самолет төре, техниканы карау чыгымнары, ягулык һәм башка параметрлар йогынты ясый. Алар һәм өстәп, очыш вакыты — әйтик, бәйрәм алды һәм ял көннәре, халыкның керем үсеше, юнәлешнең популярлыгы бәяләр формалашуга йогынты ясый.

Яңа М12 түләүле трассасының Мәскәү-Казан юнәлешенә йогынтысын бәяләп, Трубаев аның билет бәяләренә тәэсире күбесенчә яз-җәй сезонында сиздерәчәген билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100