news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татарстан” авиакомпаниясе Тель-Авивка рейслар башлый

Татарстан башкаласыннан Израиль мәркәзенә турындан-туры рейс 28 марттан башлана

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). “Татарстан” авиакомпаниясе 28 марттан Казан – Тель-Авив турыдан-туры рейсы ачылуы турында игълан итте.
Казан – Тель-Авив һәм Тель-Авив – Казан рейсында пассажирларга атнасына ике тапкыр пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә «Boeing-737» самолеты хезмәт күрсәтәчәк. Билет бәясе (бару һәм кайту) 13 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр итә авиакомпаниянең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot