news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татарстан” авиакомпаниясе тарафыннан авиаһәләкәттә һәлак булучыларның туганнарына ярдәм күрсәтү өчен штаб оештырылган

Оператив штаб Яхин урамында “Кристалл” кунакханәсе базасында урнашкан

  (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Казанның Яхин урамында “Кристалл” кунакханәсе базасында 17 ноябрьдә Казан аэропортында һәлакәткә очрап гомерләре өзелгән “Боинг 737” пассажирларының туганнарына оператив ярдәм күрсәтү өчен оператив штаб урнашкан.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Татарстан” авиакомпаниясе генераль директоры Аксан Гыйниатуллин белдерүенчә, штаб Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бергә оештырылган. Аның составына табиблар һәм психологлар кергән.
Спикер сүзләренә караганда, кунакханәдә һәлак булучыларның туганнарын транспорт белән тәэмин итү һәм башка ярдәм күрсәтү өчен авикомпания вәкилләре дә бар. Шулай ук һәлак булучыларның туганнарына иминият түләүләрен рәсмиләштерү өчен иминият компанияләре вәкилләре ярдәм итә.
А.Гыйниятуллин “Татарстан” авиакомпаниясенең “кайнар линиясе” телефоннарын да белдерде: 8 (843) 267-88-04 һәм 254-00-62.

news_right_1
news_right_2
news_bot