Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан авиакомпаниясе һәм Казан аэропорты «Тукай атналыгы»н уздырачак
Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе һәм «Казан» халыкара аэропорты 20 апрельдән 26 апрельгә кадәр «Тукай атналыгы» акциясен үткәрә. Ул татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында уза, дип хәбәр итә авиакомпаниянең матбугат хезмәте.
«Бу көннәрдә Габдулла Тукай исемендәге самолетта авиакомпания рейслары белән очучы барлык пассажирлар да татар шагыйре иҗаты белән таныша алачак. Һәркем, рус һәм татар телләрендә китаплар алып, атаклы «Шүрәле» әкиятенең тылсымлы атмосферасына чума ала», – диелә хәбәрдә.
Чара шагыйрь мирасын популярлаштыруга, мәдәни багланышларны ныгытуга һәм татар теленә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
Акция Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз