news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарстан” авиакомпаниясе Анапа һәм Ставропольгә рейслар ачарга ниятли

Әлеге шәһәрләрнең аэропортлары белән рейсларны оештыруга бәйле мәсьәләләр хәл ителә

(Казан, 2 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). “Татарстан” авиакомпаниясе” ААҖ самолетлары тиздән Анапа һәм Ставрополь шәһәрләренә рейслар ясый башларга мөмкин. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына авиакомпания генераль директоры вазифаларын башкаручы Валерий Шнякин хәбәр итте.
Бүгенге көндә авиакомпания самолетлары Ереванга кадәр оча. Әмма әлеге маршруттан файдаланучы кайбер пассажирлар Анапа һәм Ставропольгә кадәр барырга тели, ягъни әлеге маршрутны озайту ихтыяҗы килеп туды. Хәзерге вакытта бу проектны гамәлгә ашыру турында сөйләшүләр алып барыла.
Атнаның бер көнендә самолет Казан – Ереван – Анапа маршруты буенча рейс ясар дип көтелә. Шул ук маршрут буенча һава судносы яңадан Казанга әйләнеп кайтачак. Атнаның икенче көнендә самолет Казан – Ереван – Ставрополь юнәлешендә рейс ясаячак. Шуннан соң һава судносы башкалабызга кайтачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100